Икмәк белән булган хәл нәрсә аңлатканны алар бит аңламадылар, чѳнки аларның йѳрәкләре каткан иде.
– Әллә сез дә һаман аңламыйсызмы? – диде Ул. – Кешенең эченә тыштан кергән һичнәрсә аны пычрата алмаганын аңламыйсызмы?
Гайсә, моны белеп, аларга әйтте:– Сез ни ѳчен икмәгегез юклыгы турында сѳйләшәсез? Сез берни дә аңламыйсызмыни? Сез һичнәрсә тѳшенмисезмени? Йѳрәкләрегез катканмы?
Күзләрегез бар, сез күрмисезме, колакларыгыз бар, сез ишетмисезме? Әллә хәтерләмисезме?
– Әллә сез һаман тѳшенмәдегезме? – диде Гайсә.
Ләкин Гайсә борылып шәкертләренә карады һәм Петерне шелтәләде:– Кит янымнан, шайтан! Синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке.
Алар моны үтәделәр, әмма үзара: «Аның: „үледән терелеп тору" дигәне нәрсәне аңлата икән?» – дип сѳйләштеләр.
Әйткән сүзләрен шәкертләре аңламадылар, әмма Гайсәдән сорарга курыктылар.
– Сез нәрсә сораганыгызны белмисез, – диде Гайсә. – Мин эчә торган касәдән эчә алырсызмы, яки Мин чумдырыла торган чумдырылу белән чумдырыла алырсызмы?