Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Чѳнки нинди хѳкем белән хѳкем итсәгез, сез дә шундый хѳкем белән хѳкем ителерсез; һәм нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер. Кемнең бар, шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемнең юк, аңардан булганы да тартып алыныр. Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сѳйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыңлыйлар, әмма ишетмиләр һәм тѳшенмиләр. Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер, итәгегезгә күп итеп салып бирерләр, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәү белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәү белән үлчәрләр. Сѳекле имандашларым, шуңа игътибар итегез: һәркем тыңларга ѳлгер булырга, ә сѳйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш,
Выбор основного перевода