Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ә моны Аллаһы безгә Үзенең Рухы аша ачты, чѳнки Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә. Ник миңа иман итүчеләрдән читтә булганнарны хѳкем итәргә? Арагыздагыларны сез үзегез хѳкем итәргә тиеш түгелме соң? Читтә булганнарны исә Аллаһы хѳкем итә. Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Үз арагыздан яманлык кылучыны сѳрегез!» Чит кешеләр белән, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, тѳпле акыл белән мѳгамәлә кылыгыз. Шулай эшләсәгез, чит кешеләр алдында әдәпле булырсыз, үзегезнең ихтыяҗларыгызда беркемгә дә бәйле булмассыз. Шелтәгә һәм иблис тозагына тѳшмәс ѳчен, чит кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш.
Выбор основного перевода