Гайсә Гәлиләя диңгезе буенда кешеләрне тагын ѳйрәтә башлады. Аның тирәсенә тѳркем җыелганга күрә, Ул кѳймәгә утырды. Кѳймә исә диңгездә иде, ә халык яр буенда калды.
Гайсә кѳймәдән тѳшкәч үк, каберләр арасыннан чыккан бер җенле кешене очратты. Ул кеше каберләр арасында яши иде. Аны хәтта чылбырлар белән дә бәйләп куя алмаганнар.
Гайсә кѳймәдә кире икенче як ярга чыккач, яр буенда Аның янына тагын күп халык җыелды.