Боларның барысын Гайсә халыкка кинаяле хикәя итеп сѳйләде. Ул аларга кинаяле хикәя кулланмыйча бернәрсә дә сѳйләмәде.
Гайсә аларны Үзе янына чакырып алып, аларга гыйбрәтле сүзләр сѳйләде:– Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде?
Халык аңлый алганга кадәр, Гайсә шундый гыйбрәтле сүзләр сѳйләде.
Башкача Ул берни дә сѳйләмәде, ә инде шәкертләре белән үзләре генә калган чакта, аларга барын да аңлатып сѳйләде.