– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. –
Шулай итеп, чәчүче хакындагы кинаяле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз.
Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә ѳйгә керде. Шәкертләре Аның янына килеп:– Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр.
Сез боларның барысын да аңладыгызмы?– Әйе, – дип җавап бирделәр шәкертләре.
Моңарчы Мин сезгә кинаяләр белән сѳйләдем; ләкин вакыт җитәр, Мин сезгә инде кинаяләр белән сѳйләмәм, бәлки Ата хакында ачык итеп әйтермен.