Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә тагын Гәлиләя диңгезе ярына чыкты. Бѳтен халык Аңа килде һәм Ул аларны ѳйрәтте. Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя диңгезенә таба юнәлде. Аңа Гәлиләядән һәм Яһүдиядән күп санлы халык иярде. Аның эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнан да, Идумаядән дә, Үрдүн аръягыннан да, Тур һәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килде. Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя диңгезенә таба юнәлде. Аңа Гәлиләядән һәм Яһүдиядән күп санлы халык иярде. Аның эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнан да, Идумаядән дә, Үрдүн аръягыннан да, Тур һәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килде. Халык Үзен кысмасын дип, Гайсә шәкертләренә кѳймәне әзер тотарга кушты. Бервакыт Геннисарет күле буенда, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, халык Аны бар яктан кысрыклаганда, Гайсә яр буенда ике кѳймә күрде. Балыкчылар, кѳймәләреннән тѳшеп, ятьмәләрен юалар иде. Гайсә кѳймәләрнең берсенә менеп, – ул кѳймә Шимунныкы иде – ярдан бераз эчкәрәк керергә сорады һәм, кѳймәдә утырып, халыкны ѳйрәтте.
Выбор основного перевода