Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде:– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына иң яхшы орлыгын чәчкән. Әмма тѳнлә, һәммәсе йоклаган чакта, аның дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән. Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган. Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аңа килеп: «Әфәнде, син бит үзеңнең басуыңа орлыкның иң яхшыларын чәчтең. Тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сорадылар. «Бу дошман эше», – дип җавап бирде хуҗалары. Алар әйттеләр: «Теләсәң, без барып утыйк аларны!» Ләкин ул әйтте: «Кирәкми, югыйсә утаган вакытта тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар. Анысы да, монысы да уңыш урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак ѳстендә Мин уручыларга әйтермен: „Иң элек яндыру ѳчен, тиле бодай кѳлтәләрен җыегыз, ә игенне келәткә илтеп салыгыз"». Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә ѳйгә керде. Шәкертләре Аның янына килеп:– Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр. – Яхшы орлык чәчүче – ул Адәм Улы, – диде Гайсә. – Басу – дѳнья ул, яхшы орлыклар – Патшалык кешеләре, тиле бодай – шайтан кешеләре, һәм аны чәчүче дошман – иблис. Урак ѳсте – дѳнья бетү ул, ә уручылар – фәрештәләр. Тиле бодайны җыеп, утта яндырган кебек, дѳнья беткәндә дә шулай булачак. Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен җибәрер, алар Аның Патшалыгыннан гѳнаһка тартучыларның һәм явызлык эшләүчеләрнең һәммәсен җыеп, янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр. Ә тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торырлар. Колаклары булганнар ишетсеннәр!
Выбор основного перевода