Ә Гайсә шәкертләренә әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул.
Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
Гайсә исә, як-ягына карап, шәкертләренә әйтте:– Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!
Аның бу сүзләре шәкертләрен бик тә гаҗәпләндерде. Әмма Гайсә кабатлап әйтте:– Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!
Шуннан соң Ул, һәммәсенә мѳрәҗәгать итеп, болай диде:– Карагыз, һәртѳрле комсызлыктан сакланыгыз, чѳнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мѳлкәтенә бәйле түгел.
Һәм Ул аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:– Бер байның кырда ашлыгы бик уңган.
Бай эченнән генә болай дип фикер йѳрткән: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк».
Һәм ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә, зуррак амбарлар салыйм һәм бѳтен ашлыгымны, бѳтен малымны шунда җыярмын.
Шуннан соң үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр", – диярмен».
Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй, син, акылсыз! Шушы тѳндә тормышыңны синнән кире алачаклар. Үзең ѳчен җыйганнарың кемгә калыр соң?»
Үзе ѳчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була.
Гайсә, моны күреп, әйтте:– Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!
Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җиңелрәк.
Ә инде баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка тѳшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә;
чѳнки бар явызлыкларның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр.