Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
«Ул аларның күзләрен күрмәс итте,йѳрәкләрен таш кебек катырды;Югыйсә алар күзләре белән күрерләр,йѳрәкләре белән аңларлар,Миңа таба борылырларһәм Мин аларны савыктырыр идем». «Бу халык янына бар да әйт: Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз, Карап-карап та, күрмәссез. Чѳнки бу халыкның йѳрәген май баскан. Кѳчкә генә ишетә колаклар, Күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, Күзләре белән күрерләр, Колаклары белән ишетерләр иде. Йѳрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар Һәм Мин аларны савыктырыр идем». Чѳнки кешелек табигате буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына фикер йѳртәләр, ә Рух буенча яшәүчеләр – Изге Рух теләгәнчә фикер йѳртәләр. Кешелек табигате буенча уйлау – үлемгә, ә Рух буенча уйлау – тормышка һәм иминлеккә китерә. Чѳнки кешелек табигате буенча фикер йѳрткән кеше – Аллаһыга дошман; ул Аллаһы канунына буйсынмый һәм буйсына да алмый. Изге язмада язылганча: «Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр һәм ишетми торган колаклар бирде». Үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чѳнки аларны акылсызлык дип саный; ул аларны аңлый алмый, чѳнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йѳртергә мѳмкин.
Выбор основного перевода