Яки сез Шилуахтагы манара авып басып үтергән шул унсигез кеше Иерусалимда яшәүчеләрнең барысыннан да гаеплерәк булган дип уйлыйсызмы әллә?
Ул җавап биреп:– Гайсә атлы Кеше лай ясап күзләремә сѳртте, аннан: «Шилуах буасына барып юын», – диде. Мин барып юындым һәм күзләрем ачылды, – диде ул.
Ә кайберләре:– Ул сукырның күзләрен ачкан икән, ник соң Лазарны да үлемнән алып калу ѳчен берәр нәрсә эшли алмаган? – диделәр.
Шулай дигәннән соң Ул кѳчле тавыш белән:– Лазар! Чык! – диде.
Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йѳзе яулык белән капланган иде. Гайсә:– Чишегез аны, йѳрсен, – диде.