Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль.
Кайбер ырымчы илгизәр яһүдләр дә, җенлеләрдән явыз рухларны куып чыгарырга теләп: – Мин сезгә Паул вәгазь иткән Гайсә вәкаләте белән боерык бирәм, – дип, Гайсә Раббы исемен кулланырга тырыштылар.
Яһүд кешесе Эскевә атлы бер баш руханиның җиде улы да шулай эшләде.
Әмма явыз рух: – Гайсәне беләм, Паул да миңа таныш, ә сез кемнәр? – дип җавап бирде.
Явыз рухлы кеше аларга ташланды һәм аларны шундый итеп кыйнады, тегеләр ул йорттан киемнәре ертылган һәм яраланган хәлдә чыгып качтылар.