Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. – Кемнең бар, шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемнең юк, аңардан булганы да тартып алыныр. Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сѳйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыңлыйлар, әмма ишетмиләр һәм тѳшенмиләр. Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты:«Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз,Карап-карап та, күрмәссез. Чѳнки бу халыкның йѳрәген май баскан.Кѳчкә генә ишетә колаклар,Күзләрен дә алар йомганнар.Әгәр шулай булмаса,Күзләре белән күрерләр,Колаклары белән ишетерләр иде.Йѳрәкләре белән аңларлар,Миңа таба борылырларҺәм Мин аларны савыктырыр идем». Аллаһы Үзенең Улын дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки дѳнья Аның аша котылсын ѳчен, дѳньяга җибәрде. Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми. Ата Улына хѳкем итү хокукын да бирде, чѳнки Ул – Адәм Улы. Мин Үземнән Үзем бернәрсә эшли алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хѳкем итәм, һәм Минем хѳкемем гадел, чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченең ихтыярын эзлим. Сез кешеләр үлчәме буенча хѳкем итәсез, ә Мин беркемне дә хѳкем итмим. Мин хѳкем итсәм дә, Минем хѳкемем хак, чѳнки Мин Үзем генә түгел, Мине җибәрүче Ата белән бергә Мин. Кем дә булса Минем сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хѳкем итмим, чѳнки Мин дѳньяны хѳкем итү ѳчен түгел, бәлки коткару ѳчен килдем. Үҗәт халык! Йѳрәкләрегез белән дә, колакларыгыз белән дә сѳннәтсез адәмнәр! Сез, аталарыгыз кебек үк, Изге Рухка һәрвакыт каршы киләсез. Сезнең ата-бабаларыгыз эзәрлекләмәгән берәр пәйгамбәр калдымы икән? Алар Хак Затның киләчәген алдан хәбәр итүчеләрне үтергәннәр, ә хәзер сез Аның Үзенә хыянәт иттегез һәм Аны үтердегез. Сез фәрештәләр аркылы Аллаһыдан бирелгән канунны кабул итеп алдыгыз, ләкин аны үтәмәдегез.
Выбор основного перевода