Кѳймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йѳзтүбән капландылар.– Син чыннан да Аллаһы Улы! – диделәр алар.
– Син – Мәсих, тере Аллаһының Улы, – дип җавап бирде Шимун Петер.
Аллаһы Улы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнең башы.
Мине җибәргән Атамның ихтыяры шул: Улын күрүче һәм Улына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышы булсын, Мин аны соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.
Ничек соң сез Миңа, Ата изге эшкә аерып дѳньяга җибәргән Затка, Мин: «Мин – Аллаһы Улы», – дип әйткәндә: «Кѳфер сѳйлисең», – дисез?
Мин моны сезгә, Аллаһы Улы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым.