Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Калдырыгыз аларны! Сукырларны җитәкләп йѳрүче сукырлар алар. Сукыр сукырны җитәкләп бара икән, чокырга икесе дә егылып тѳшәчәк. Сукыр фарисей! Элек касәләрнең эчен чистарт, шуннан соң аның тышы да чиста булыр! Менә син үзеңне яһүд дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһы белән мактанасың, кануннан ѳйрәнеп, Аллаһының ихтыярын һәм яманнан яхшыны аера беләсең. Сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар ѳчен яктылык, наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы син үзең булуына ышанасың һәм, канун белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерә, дип саныйсың. Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны ѳйрәтеп тә, үзеңне-үзең ѳйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? «Зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын талыйсыңмы? Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме? Изге язмада язылганча, «мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада мәсхәрәлиләр».
Выбор основного перевода