Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Улының тавышын ишетеп үлгәннәр тереләчәк вакыт җитә һәм ул вакыт килеп җитте дә инде.
Әнә Ул ачыктан-ачык сѳйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән?
Фарисейләр дә аннан ничек күрә башлавы хакында сораштылар. Ул аларга:– Ул минем күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым, – диде.