Әмма, Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
Гайсә, Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә, тавышын кѳчәйтеп, болай диде:– Сез Мине беләсез һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнән Үзем килмәдем, һәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез,
Гайсә исә аларга:– Мин Үзем хакында Үзем шаһитлек бирсәм дә, Минем шаһитлегем хак, чѳнки кайдан килеп кая баруымны беләм, ә сез Минем кайдан килеп кая баруымны белмисез.