Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. Яктылык караңгылыкта яктыра, караңгылык исә аны сүндерә алмаган. Дѳньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. Гайсә тагын халыкка сѳйләде. Ул:– Мин – дѳньяга яктылык. Минем артымнан баручы караңгылыкта йѳрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте. Шунда Гайсә аларга:– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки караңгыда йѳрүче кая барганын белми. Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, Мин дѳньяга яктылык булып килдем.
Выбор основного перевода