Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гайсә аларга:– Минем Атам һәрвакыт эшли, Мин дә эшлим, – дип җавап бирде. Ата Үзенең Улын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле. Гайсә җавап бирде:– Кѳн яктылыгы унике сәгать түгелме соң? Кѳндез йѳрүче абынмый, чѳнки бу дѳньяның яктысын күрә. Шунда Гайсә аларга:– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки караңгыда йѳрүче кая барганын белми. Тѳн үтеп бара, кѳн туа. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк. Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш вә кѳнчелек белән түгел, бәлки, кѳндездәге кебек, әдәп белән гомер итик. Чѳнки сез барыгыз да яктылыкныкы һәм кѳннеке. Без тѳннеке һәм караңгылыкныкы түгел. Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, бәлки уяу һәм аек булыйк. Йокыдагылар тѳнлә йоклыйлар, эчеп исерүчеләр тѳнлә эчеп исерәләр. Ә без, яктылыкныкылар булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне кѳбә кием итеп, котылуга булган ѳметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк.
Выбор основного перевода