Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йѳзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз. Сез исә баштан ишеткән нәрсәне күңелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күңелләрегездә торса, ул чакта сез дә Аллаһының Улында һәм Улының Атасында торачаксыз. Аллаһының әмерләрен үтәүче Аңарда тора һәм Аллаһы әмерләрне үтәүчедә тора. Һәм Аллаһының бездә торуын Аның безгә биргән Рухы аркасында белербез. Кем дә кем Гайсәнең Аллаһы Улы булуын икърар итсә, аңарда Аллаһы тора һәм ул Аллаһыда тора. Шулай итеп, Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтен без таныдык һәм аңа инандык. Аллаһы – мәхәббәт. Мәхәббәттә торучы Аллаһыда торыр һәм Аллаһы аңарда торыр.
Выбор основного перевода