Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ул читкәрәк китте һәм җиргә йѳзтүбән капланып дога кылды:– Атам! Әгәр мѳмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын. – Абба, Әти! Сиңа бар нәрсә мѳмкин! Миннән бу газаплар касәсен кире алчы! Әмма Мин теләгәнчә түгел, ә Синең ихтыярың буенча булсын! Гайсә аларга әйтте:– Минем ризыгым – Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен тѳгәлләү. Мин Үземнән Үзем бернәрсә эшли алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хѳкем итәм, һәм Минем хѳкемем гадел, чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченең ихтыярын эзлим.
Выбор основного перевода