Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Аның артыннан Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнан, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык тѳркемнәре йѳрде. Гайсә таудан тѳшкәч, Аның артыннан күп халык иярде. Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларның барысын да савыктырды. Артыннан халык тѳркемнәре барды, һәм Ул алар арасындагы авыруларны савыктырды. Гайсә шәкертләре белән Әрихә шәһәрен калдырып киткәндә, Аның артыннан зур тѳркем барды. Гайсә аның белән китте.Аңа, һәр яктан кысрыклап, күп халык ияреп барды. Ләкин, Гайсәнең кая киткәнен белеп, халык Аның артыннан барды. Гайсә аларны теләп кабул итте, аларга Аллаһы Патшалыгы турында сѳйләде һәм савыгуга мохтаҗларны савыктырды. Шулай итеп, Гәлиләянең Кәна шәһәрендә могҗизалы галәмәтләрен башлап җибәреп, Гайсә Үзенең данын күрсәтте, һәм шәкертләре Аңа иман китерделәр. Коткарылу бәйрәме кѳннәрендә Аның Иерусалимда күрсәткән могҗизалы галәмәтләрен күреп, күпләр Гайсәгә иман китерделәр. Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр:– Дѳньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
Выбор основного перевода