Халыкны җибәргәч, аулакта дога кылырга дип, Гайсә тауга менде. Кич җиткәч, Ул анда ялгызы булды.
Аннан киткәч, Гайсә Гәлиләя диңгезе яры буйлап барды. Ул тауга менеп утырды.
Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр ѳчен тауга менде.
Шул кѳннәрдә Гайсә дога кылу ѳчен тауга менде һәм тѳн буе Аллаһыга дога кылды.
– Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дѳньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым ѳчен кѳрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.