Гайсә, икмәкне алып, шѳкрана итеп, утыручыларга ѳләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркемгә теләгән кадәр бирде.
Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә:– Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.
Шулай итеп, Гайсәнең дә, Аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, кѳймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте.
Алар Аңа әйттеләр:– Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың?