Кѳймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йѳзтүбән капландылар.– Син чыннан да Аллаһы Улы! – диделәр алар.
– Син – Мәсих, тере Аллаһының Улы, – дип җавап бирде Шимун Петер.
– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе.
– Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан.– Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер.
– И, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең кем икәнеңне беләм. Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды.
Гайсә алардан сорады:– Ә сез, сез Мине кем дип беләсез?Петер Аңа:– Син Аллаһының Мәсихе, – дип җавап бирде.
– Остаз! Син – Аллаһы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
Марта Аңа:– Әйе, Раббым! Синең дѳньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам, – диде.