Ул балта остасының улы түгелме соң? Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд түгелме соң?
– Ул – балта остасы; Мәрьямнең улы, Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы түгелме соң? Аның сеңелләре безнең арабызда түгелме соң? – диделәр.Алар Аны кире кактылар.
Барысы да Гайсәне мактадылар һәм, Аның мәрхәмәт тулы сүзләренә таң калып:– Бу Йосыф улы түгелме соң? – диештеләр.
чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару ѳчен күктән иңдем.
Адәм Улының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез нәрсә булыр?