ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк.
Мин – тормыш икмәге.
Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә – ул Минем тәнем. Мин аны дѳнья яшәсен ѳчен бирәчәкмен.
Бу – күктән иңгән икмәк. Ул икмәк сезнең аталарыгыз ашаган манна кебек түгел: алар үлгәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.