Авыруларны савыктырган могҗизалы галәмәтләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде.
Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре диңгез буена тѳштеләр дә,
кѳймәгә утырып, диңгезнең аръягына, Кәпәрнаумга таба йѳзеп киттеләр. Караңгы тѳште, ә Гайсә исә һаман күренмәде.
Диңгездә каты җил купканлыктан, дулкыннар кѳчәйде.
Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соң, су ѳстеннән атлап кѳймәгә якынлашып килүче Гайсәне күреп, куркып калдылар.
Әмма Гайсә аларга:– Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.
Алар Аны кѳймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта кѳймә алар бара торган ярга килеп туктады.