Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимга алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшекъ гыйбадәтханәләре ѳчен иде. Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер ѳлеше яһүдләр ягында, икенчеләре рәсүлләр ягында булды. Паул халыкка мѳрәҗәгать итәргә теләде, ләкин шәкертләр аны җибәрмәделәр. «Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен». Син беләсең, Асия ѳлкәсендәгеләрнең барысы да мине ташлап киттеләр: Фүгел һәм Һермогенис та алар арасында. Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын! Син беләсең, андый кеше бозык һәм ул гѳнаһ кыла, шуның белән үз-үзен хѳкемгә дучар итте. Әгәр сезгә берәү килсә һәм бу тәгълиматка ѳйрәтмәсә, ул кешене ѳегездә кабул итмәгез һәм аны сәламләмәгез.
Выбор основного перевода