Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе. Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде. – И, насаралы Гайсә, Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең кем икәнеңне беләм. Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды. Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаһы Улы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сѳйләүләреннән тыйды, чѳнки алар Аның Мәсих икәнлеген беләләр иде. Бер кѳнне гыйбадәтханәгә барганда безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенең хуҗаларына күп табыш китерә икән. Кыз, Паул артыннан һәм безнең арттан: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды. Ул берничә кѳн шулай эшләде. Паулның ачуы килде һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты. Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Хәтта җеннәр дә моңа ышана һәм калтырап тора.
Выбор основного перевода