Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Ул Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык кѳн буена рәсүлләргә күренде һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сѳйләде. Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Раббы турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Раббы, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды. Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм ѳч шимбә рәттән яһүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корды. Һәр шимбә кѳнне ул гыйбадәтханәдә, яһүдләрне һәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән сѳйләшеп утырды. Ул гыйбадәтханәдә бик кыю сѳйләде. Прискиллә белән Әкүл, Апуллусның сѳйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар. Билгеләнгән кѳнне Паул яшәгән йортка элек килгәннән дә күбрәк кешеләр килде. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында аңлатты, Гайсә турында Муса кануныннан һәм пәйгамбәрләр язмаларыннан дәлилләр китереп, аларны инандырырга тырышты.
Выбор основного перевода