Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң Паул Афинадан китте һәм Кѳринт шәһәренә килде. Эфескә килеп җиткәч, юлдашларыннан аерылып, Паул гыйбадәтханәгә китте һәм яһүдләр белән сѳйләшеп утырды. Алар аңардан үзләре янында күбрәк вакытка калуын сорадылар, ләкин ул риза булмады. Туганнар белән саубуллашып: – Аллаһы теләсә, тагын килермен, – диде Паул. Шуннан соң ул су юлы белән Эфестән китте. Кайсариягә килеп җиткәч, корабтан тѳшеп Иерусалимга килде, андагы бердәмлекне сәламләде һәм Антиухеягә китте. Анда бераз вакыт торганнан соң, Паул юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия һәм Фругия аша үтте. Эфескә чыгышы белән Искәндәриядән булган Апуллус атлы бер яһүд килде. Ул телгә оста, Язманы белә Мин шуны күздә тотам: сездә «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «ә Мин – Мәсихнеке» дип сѳйләүчеләр бар. Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, һәм Раббы аларның һәрберсенә нинди вазифа бирүенә карап, сез алар аркылы иман китердегез. Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде.
Выбор основного перевода