Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йѳреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаһы Рухына һәм утка чумдырыр. Шулай итеп, Чумдыручы Яхъя чүлгә килде. Ул:– Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, – дип ѳндәде. – Һәм Аллаһы сезнең гѳнаһларыгызны кичерер. Ул вәгазендә әйтте:– Артымнан миннән кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Мин сезне суга чумдырам, ә Ул сезне Изге Рухка чумдырыр. Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә һәм чумдырылу йоласын үтәргә ѳндәп, бѳтен Исраил халкына вәгазь сѳйләде. Үз хезмәтенең ахырында Яхъя: «Сез мине кем дип уйлыйсыз? Мин Ул түгел. Минем артымнан Бер Зат килә, мин Аның аякларындагы башмак бауларын чишәргә дә лаеклы түгелмен», – диде. Шулай итеп, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бѳтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә. Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнең кирәклеге турында яһүдләргә дә, яһүд булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.
Выбор основного перевода