Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә аңа:– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак. Әмма кайберәүләр, усалланып һәм иман китерергә теләмичә, җыелган халык алдында Раббының юлын яманладылар. Шуңа күрә Паул алардан китте. Шәкертләрне аерып алып, Туран атлы берәүнең дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә һәр кѳн әңгәмәләр корып утырды. Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек. Үзебезгә-үзебез таяну ѳчен түгел, бәлки үлеләрне терелтүче Аллаһыга таяну ѳчен, без үзебезне үлемгә хѳкем ителгәннәр кебек хис иттек.
Выбор основного перевода