Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты һәм Раббының аны ничек итеп зинданнан чыгаруы турында аларга сѳйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, туганнарга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соң Петер башка урынга китте. Паул, кулы белән ишарә итеп, тынычланырга чакырды: – Исраил ирләре һәм Аллаһыга табынучы башкалар, тыңлагыз! Гаскәриләр башлыгы рѳхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты һәм Паул яһүд телендә сѳйли башлады. Һүменәй белән Искәндәр алар арасында иде, мин аларны, кѳфер сүзләр сѳйләмәскә ѳйрәнсеннәр дип, шайтан кулына тапшырдым. Тимерче Искәндәр миңа күп явызлыклар эшләде. Раббы аңа эшләренә карап түләр.
Выбор основного перевода