Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ѳлкә башлыгы, бу хәлне күреп, Раббы турындагы тәгълиматның кодрәтенә таң калды һәм Раббыга иман китерде. Ярдәмчеләренең икесен, Тимуте белән Эрастыны, Македуниягә җибәреп, үзе бераз вакытка Асия ѳлкәсендә калды. Хәлбуки, сез күрәсез һәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһлар түгел, дип сѳйләп, Эфестә генә түгел, ә бѳтен Асия ѳлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды һәм юлдан яздырды. Моның куркынычы безнең кәсепнең яманаты чыгу белән генә тәмамланмый. Бѳек алиһә Артемида гыйбадәтханәсенең дә әһәмияте бетәр, бѳтен Асия ѳлкәсе һәм бѳтен дѳнья табына торган алиһә үзенең бѳеклегеннән мәхрүм ителер. Шуңа күрә сак булыгыз, ѳч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән кѳне-тѳне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз. Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләр бердәмлекләре сезне сәламли. Ѳйләрендәге иман итүчеләр бердәмлекләре белән бергә Әкүл һәм Прискиллә сезгә Раббы исеме белән кайнар сәлам тапшыра.
Выбор основного перевода