Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аны Пур улы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимуте һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар. Без Асия ѳлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йѳзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды. Мине һәм бѳтен иман итүчеләр бердәмлеген ѳенә кабул иткән Гәй сезгә сәлам җибәрә. Шәһәр милкен саклаучы Эрасты һәм имандашыбыз Кварт сезгә сәлам әйтәләр. [ Сезнең ѳчен Аллаһыма һәрвакыт рәхмәт укыйм: Ул Мәсих Гайсә аша сезгә мәрхәмәт бүләк итте. Гади кешеләр кебек уйлаганда, үлеләр терелтелмәсә, Эфестә ерткычлар белән кѳрәшүемнән миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашыйк, эчик, чѳнки иртәгә үләчәкбез!» Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек. Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның туганнан-туган кардәшенең улы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Гайсә сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы ѳчен минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдләрнең бердәнберләре; алар миңа зур юаныч булдылар. Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк шулай ук сине сәламли.
Выбор основного перевода