Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Раббы турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Раббы, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды. Һѳнәрләре бер үк булганлыктан Паул алар янында калды һәм алар белән бергә эшләде. Аларның кәсебе чатыр кору иде. Һәр шимбә кѳнне ул гыйбадәтханәдә, яһүдләрне һәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән сѳйләшеп утырды. Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бѳтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп, яһүдләргә вәгазь сѳйләүгә багышлады. Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем ѳстән җаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сѳйләргә китәм, – диде. һәм алар Мусиядән Троас шәһәренә килделәр. Тѳнлә Паул шундый бер илаһи күренеш күрде: македунияле берәү, Паулның Македуниягә килүе һәм аларга ярдәм итүе турында ялварып, аның каршында басып тора.
Выбор основного перевода