Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде. Ул моны Үзенә иман китергәннәр алачак Рух хакында әйтте; әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде. – Һәркайсыгыз, гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, һәм сез Аллаһының бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. Чѳнки алар инде Раббы Гайсә исеменә суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән була. Шуннан соң Петер белән Яхъя самареялеләрнең башларына кулларын куйдылар һәм тегеләр Изге Рухны кабул иттеләр. Шулай итеп, үзегез турында һәм Изге Рух сезне кѳтүчеләр итеп куйган кѳтү турында кайгыртыгыз. Үз Улының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән бердәмлеккә кѳтүчеләр булыгыз.
Выбор основного перевода