Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Туганнар белән саубуллашып: – Аллаһы теләсә, тагын килермен, – диде Паул. Шуннан соң ул су юлы белән Эфестән китте. Кайсариягә килеп җиткәч, корабтан тѳшеп Иерусалимга килде, андагы бердәмлекне сәламләде һәм Антиухеягә китте. Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимга барам. Мине анда нәрсә кѳтә? Мин белмим. Икенче тѳнне Паул янына Раббы килде. – Нык бул! Иерусалимда Минем турыда ничек шаһитлек биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлек бирергә тиешсең, – диде аңа Раббы. Имандашлар, сезнең белми калуыгызны теләмим: мин күп тапкырлар яныгызга килергә ният иттем, ләкин әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Яһүд булмаган башка халыклар арасындагы кебек, сездә дә уңыш җыя алуымны телим. Моның ѳчен, мин күп тапкырлар яныгызга барырга теләсәм дә, әлегәчә тоткарлыкларга очрадым. Хәзер исә, бу тѳбәкләрдә эшләү мѳмкинлеге булмаганга һәм күп еллардан бирле сезгә барырга бик теләгәнлектән, Испаниягә юл тотып, яныгызга барырмын. Анда барышлый, сезне күрермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр ләззәт алганнан соң, сез мине юлга озатырсыз дип ѳмет итәм. Ә хәзер изгеләргә хезмәт итү ѳчен, Иерусалимга барам. Чѳнки Македуния белән Ахаядәге иман итүчеләр бердәмлекләре Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга акчалата ярдәм итәргә риза булдылар. Алар шулай эшләргә карар кылдылар; һәм, дѳрестән дә, яһүд булмаганнар яһүдләр алдында бурычлы. Чѳнки, яһүд булмаганнар яһүдләрнең рухи фатихаларын уртаклашканга, яһүд булмаганнар матди нәрсәләр белән ярдәм күрсәтергә тиешләр. Моны башкарып чыккач һәм җыелган акчаны исән-имин аларга тапшырганнан соң, мин Испаниягә китәрмен һәм юл уңаенда сезнең янга тукталып үтәрмен. Яныгызга килгәндә исә, Мәсихнең тулы фатихасы белән киләчәгемне беләм.
Выбор основного перевода