Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: тормышыгыз ѳчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез ѳчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Җан ризыктан, тән киемнән мѳһимрәк түгелме соң? Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң? Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Һәм кием ѳчен ник кайгырасыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә. Әмма сезгә әйтәм: Сѳләйман патша үзенең бѳтен мәһабәтлелегендә дә аларның берсе кебек тә киенмәгән. Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне инде бигрәк тә киендермәсмени, аз иманлылар? Шулай итеп: «Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?» – дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең тѳп кайгылары – шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә. Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер. Иртәгә булачак кѳн ѳчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак кѳн үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр кѳннең үз мәшәкатьләре җитәрлек. Шулай итеп, сѳекле һәм зарыгып кѳткән имандашларым, минем бәхетем һәм дан таҗым, Раббы белән берләшүдә нык торыгыз, кадерлеләрем. Әүдия белән Сүнтүхиянең икесе дә Раббыныкы булганга күрә бер үк фикердә булуларын үтенәм. Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы кѳрәштәшем, зинһар ѳчен бу хатыннарга ярдәм ит, чѳнки алар да, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына кѳрәштеләр. Һәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз! Сезнең башкаларга илтифатлы булуыгыз һәркемгә мәгълүм булсын. Раббы якынлаша. Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шѳкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан ѳстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йѳрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак. Ниһаять, туганнарым, әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хѳрмәтле, дѳрес, саф, ягымлы, шѳһрәткә лаеклы – шулар турында фикер йѳртегез. Нәрсәгә ѳйрәндегез, миннән нәрсә кабул иттегез һәм ишеттегез, миндә нәрсә күрдегез – боларның барын да тырышып башкарыгыз һәм иминлек Аллаһысы сезнең белән булыр. Шундый озак вакыт узганнан соң, минем хакта яңадан кайгырта башлавыгызга, мин Раббыда бик нык сѳенәм. Әлбәттә, сез һәрвакыт минем турыда кайгырттыгыз, әмма моны күрсәтергә мѳмкинлегегез генә булмады. Моны мохтаҗлыктан чыгып әйтмим, чѳнки мин булганы белән канәгатьләнергә ѳйрәндем. Мин фәкыйрьлектә дә, муллыкта да яшәдем; тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыкта яшимме, һәрвакыт һәм тѳрле хәлләрдә дә канәгать булырга ѳйрәндем. Чѳнки тән күнекмәсенең файдасы аз, ә инде диндарлык һәрнәрсәгә файдалы, чѳнки ул хәзерге һәм киләчәк тормышны вәгъдә итә.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода