4
ул тәкәббер, һичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә һәм сүз кѳрәштерергә һәвәслек белән агуланган була, һәм болардан кѳнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга,
Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, ул әле тиешенчә белми.
Кайберәүләр, болардан читләшеп, ни сѳйләүләрен һәм нәрсә раслауларын аңламаган хәлдә, канун укытучылары буласы килеп, буш сүзләр сѳйләүгә борылдылар.
Боларны бѳтен кешеләрнең исләренә тѳшер һәм, сүзләр турында бәхәсләшмәсеннәр ѳчен, Аллаһы каршында аларны ныгытып кисәт. Моның бернинди дә файдасы юк, ә тыңлаучыларны һәлакәткә илтә.