Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Ярышучыларның барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу ѳчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу ѳчен эшлибез. Шуның ѳчен дә мин максатсыз йѳгергән кеше кебек йѳгермәм, буш һавага сугучы кебек кѳрәшмәм. Тимуте улым, синең хакта элек сѳйләнгән пәйгамбәрлек сүзләре буенча, бу әмерне сиңа ышанып тапшырам: син, аларга таянып, яхшы сугышчы кебек кѳрәш. һәм күп шаһитләр алдында, миннән ишеткән нәрсәләрне башкаларны да ѳйрәтергә сәләтле булачак ышанычлы кешеләргә тапшыр. Мәсих Гайсәнең яхшы сугышчысы кебек, барлык иман итүчеләр белән газап чик. Бернинди хәрби хезмәткәр дә, гаскәр башлыгына ярарга тырышып, үзен кѳндәлек эшләр белән бәйләми. Шул рәвешчә, әгәр кемдер йѳгерү ярышында катнашып, кагыйдәләр буенча йѳгерми икән, ул җиңүчегә дигән бүләккә лаек була алмас. Авыр хезмәт башкаручы игенче, җыеп алынган уңыштан үз ѳлешен беренче алырга тиеш. Мин әйткәннәр турында уйла һәм Раббы сиңа бар нәрсәне дә аңларга ярдәм итәр.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода