Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, җирдәге хуҗаларыгызны да, курку катыш тирән хѳрмәт белән, ихлас күңелдән итагать итегез. тѳпле, саф, яхшы хуҗабикә булырга һәм ирләренә күндәм булырга ѳйрәтергә тиеш. Шул рәвешчә, яшь ир-атларга да тѳпле булырга нәсыйхәт бир. Аларга барлык яхшы гамәлләрдә үрнәк күрсәт. Ѳйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул; каршы торучылар безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын ѳчен, сѳйләмең тәнкыйть итә алмаслык дәрәҗәдә дѳрес булсын. Колларга нәсыйхәт бир: алар бар нәрсәдә хуҗаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, бәхәсләшмәсеннәр, урлашмасыннар, бәлки үзләренең һәрнәрсәдә чыннан да тугры булуларын күрсәтсеннәр. Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматы кешеләрнең игътибарын бар нәрсәдә үзенә җәлеп итә торган булсын ѳчен, аларга боларны эшләү кирәк.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода