Әмма, яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте һәм йѳрәкләребезне куаныч белән тутырып торды.
Бер-берегез белән килешеп яшәгез; тәкәббер булмагыз, бәлки гади кешеләр белән аралашыгыз; үзегезне акыллыга санамагыз.
Бу тормышка ирешү ѳчен без авыр хезмәт башкарабыз һәм ашкынабыз, чѳнки барлык кешеләрне, бигрәк тә иман итүчеләрне Коткаручы тере Аллаһыга ѳмет баглыйбыз.