Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, бәлки дѳньяның идарә итүче кѳчләренә нигезләнеп, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен,
Аларга риваятьләргә һәм очсыз-кырыйсыз шәҗәрәләргә игътибар итмәскә куш. Чѳнки болар бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятенең алга китүенә ярдәм итми, ә Аллаһы нияте иман аркылы эш итә.
Сиңа ышанып тапшырылган чын тәгълиматны бездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла.