Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
– Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дѳньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдләр кулына тапшырылмавым ѳчен кѳрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дѳньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.
Пилат Аңа:– Димәк, Син – Патша? – диде.Гайсә җавап биреп:– Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү ѳчен тудым, Мин шуның ѳчен дѳньяга килдем дә. Хакыйкатьтән булган һәркем Мине тыңлый, – диде.
Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын ѳчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе ѳчен дә: канунны тотучылар ѳчен генә түгел, бәлки аның кебек иман итүчеләр ѳчен дә ышанычлы. Чѳнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраһим – безнең һәммәбезгә ата. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаһыга ышанган Ибраһим – Аның каршында безнең барыбыз ѳчен дә ата.