Шуннан соң Ул, һәммәсенә мѳрәҗәгать итеп, болай диде:– Карагыз, һәртѳрле комсызлыктан сакланыгыз, чѳнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мѳлкәтенә бәйле түгел.
Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан ѳлеш ала алмый.
Иман һәм саф вѳҗданыңны сакла. Кайберәүләр исә, аны кире кагып, иманнарын һәлакәткә дучар иттеләр:
Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса,