Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә килер кѳнгә чаклы дәвам итәр һәм ахырына җиткерер дип инанам. Канунсыз ачылгач, Раббы Гайсә аны Үзенең тыны белән үтерәчәк, килүенең балкышы аны юк итәчәк.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода