Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаһы йорты; ә Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын һәм йѳриячәкмен Һәм аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». «Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен». Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен». Зур йортта алтын һәм кѳмештән ясалган савыт кына түгел, бәлки агач һәм балчык савытлар да бар, һәм аларның кайберләре махсус тотыла торган, икенчеләре гадәти кулланышта. Шулай итеп, кем үзен явызлык кылудан чистартыр, ул – үзен Аллаһыга багышлаган, Йорт Хуҗасына яраклы, һәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланылыштагы савыт булыр. Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач. Һәм Раббыны чын йѳрәктән ярдәмгә чакыручылар белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода